Әсәрләрендә тоташ Балык Бистәсе язмышы
-Бүген үзәк китапханәдә яраткан язучыбыз, якташыбыз, хезмәт һәм тыл ветераны Вакыйф Нуруллинның 80 яшьлек юбилей кичәсе,-дип ачып җибәрде бәйрәм тантанасын әйдәүче методист Гөлшат Хөсәенова. Район үзәк китапханәсенә мәртәбәле кунаклар, китапханә мөдирләре, язучының китапларын актив укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, хезмәт ветераннары җыелганнар иде.